Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Пенсиянең 1 февральдән артканлыгын белә идегезме әле?

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, страховой пенсия 11,4 процентка артты. Кайбыч районы буенча страховой пенсиянең арткан өлеше 966 сум 19 тиен тәшкил итә.

2015 елның 1 февраленнән Татарстандагы 1013 пенсионерның пенсиясе, 2014 елда куллану бәяләре үсешеннән чыгып, 11,4 процентка индексацияләнде. Страховой пенсия белән беррәттән, пенсиягә өстәп түләнүче акча да индексацияләнде. Шулай итеп, Татарстанда яше җитеп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе, фиксацияләнгән түләүне кушып, уртача 12 мең 300 сум тәшкил итә. 2015 елдан башлап, страховой пенсияләр пенсия баллы бәясеннән чыгып индексацияләнә. Шушы елның 1 февраленнән башлап, аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсиянең 1 февральдән артканлыгын белә идегезме әле?