Пианинода да уйныйлар, баянда да
Район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар бу атнаның дүшәмбесендә Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында концерт куйды.
Балалар бакчасында Резидә Хисамова җитәкчелегендә пианино, вокалдан Светлана Зиядиева, баяннан Зөлфия Яруллина, Рузилә Садыйковадан дәресләр алучы укучылар чыгыш ясады. Алар синтезаторда, баянда уйнады, җырга осталыкларын күрсәтте. Сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина әйтеп узганча, бүгенге көндә биредә 75 укучы шөгыльләнә. Мәктәпнең Иске Тәрбит, Колаңгы, Иске Чәчкаб авылларында филиаллары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев