Пионерлар оешмасына – 90 ел
2012 елның 19 маенда пионер оешмасы барлыкка килүгә 90 ел тула.
Балалар оешмасында эшләүчеләргә генә түгел, яшьлек еллары Совет чорына туры килгән урта һәм өлкән буын вәкилләренә дә кадерле ул көн. 1990 елдан бирле республикада, пионерлар оешмасының дәвамчысы булып, Татарстан варислары берлеге эшли. 2011-2013 елларда республикабызда тормышка ашырылучы "Татарстан балалары" максатчан программасы кысаларында 17-19 февраль көннәрендә Биектау районының "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 90 еллыкка багышланган чараларны үткәрү буенча җыен-киңәшмә уза. Анда Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Гүзәл Сафиуллина, Алсинә Гатауллина, Гөлнара Шәрәфиева, педагог-оештыручы Илүсә Карипова катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев