Полиция начальнигы кабул итә
Халык белән араларны якынайту, профилактик эшчәнлекне ныгыту, хокук тәртибен бозуларны кисәтү максатында полициянең участок пунктларында халык белән очрашулар уза.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Апас эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин Ульянково һәм Надеждино авылларында яшәүчеләрне 25 октябрьдә Ульянковода, 8 ноябрьдә Федоровскоеда (Федоровское һәм Мөрәле авыллары), 22 ноябьрдә Колаңгы (Колаңгы, Борындык авыл җирлекләре), 13 декабрьдә Кече Мәмедә (Кече Мәме, Зур Урсак) кабул итә. Кабул итү вакыты- 14.00 сәгатьтә, урыны - полициянең участок пунктларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев