Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова Кайбычта әдәбият сөючеләр белән очрашты

Җитмеш төрле эшен җитмеш якка ташлап, шимбә көне булуы белән дә исәпләшмичә, Зифа Кадыйрова белән очрашуга килгән иде аның иҗатына гашыйклар. Кичәгә җыенганда: "Халык килерме соң?" - кебек шик тә бар иде күңелдә. Килгәннәр, мондый очрашу меңгә бер генә була бит. Мөлаем, сабыр, шул ук вакытта җитез дә күренә ул....

Китап сөючеләр кыска гына вакыт эчендә аны үз итеп өлгерде. Ә бит язучы булу аның һәтта төшенә дә кермәгән! Төзелештә электромонтажчысы булып эшләгән Зифа кулына каләмне 48 яшендә генә ала. Биш ел эчендә бер-бер артлы "Сагынырсың - мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы", "Бәхеткә юл кайдан" исемле китаплары дөнья күреп өлгерде һәм үзенең укучыларын тапты.


"Бер күрешү - үзе бер гомер" дип аталган бу кичәдә Зифа Кадырова китапларының язылу тарихы һәм шуңа сәбәпче булган вакыйгалар, кешеләр язмышы турында сөйләде. Әйтерсең лә, тормыш аны үзе китап язарга мәҗбүр иткән! Һәрбер кешенең яшәү дәверендә ниндидер сынаулар, тетрәнүләр кичергән чор була. Зифа ханымны да читләтеп үтми алар.
- Бәлагә тарыган кыз язмышы: аны ничек бәхетле итәргә? Әгәр дә китапның беренче утыз битен язып сезгә дәвам итәргә кушсам, һәрберегез үзенчә язар иде, - ди ул. - Китап язганда үземнең проблемаларым да чишелә башлады. Кулъязмамның бер генә битен дә ертмадым, бер генә җөмләсен дә сызып ташламадым.


Өйдәгеләрдән яшерә-яшерә бер сулышта язылган әсәрне беренче булып күршесе укый. Кулдан-кулга йөреп калынаеп беткән кулъязманы ике айдан гына табып ала Зифа һәм, ниһаять, иренә укыта. Иреннән фатыйха алып, язучы Фәүзия Бәйрәмова янына китә ул. Беренче китабы йөз данә чыкса, хәзер инде аның 15400 тираж белән чыккан басмасы да бар.
Зифа Кадыйрова очрашуга укучыларның фикерен ишетү, аларның сорауларына җавап бирү максаты белән килгән. Ә сорауларны яудырып кына тордылар: "Әсәрләрегезнең прототиплары бармы?", "Китапларны бастырырга кем ярдәм итә?", "Татар язучылар берлегенндә әгъза булып торасызмы?", "Кинофильм төшерергә уйламыйсызмы?", "Яңа китапларыгыз кайчан чыга?", "Начар гадәтләре булган кешене үзгәртеп булуына ышанасызмы?". Күренеп тора, укучы мондый сөйләшүгә сусаган. Кошман китапханәсе методисты Гөлия Сафиуллина Зифа Кадыйрова иҗатына багышланган күргәзмәгә укучылар язып калдырган тәэсирләрне укып китте. Шушы авылда яшәүче Роза Дәүликамова белән Гөлсинә Сафиуллина, инде 80 яшьне вакласалар да, очрашуга сөенә-сөенә килгәннәр.


- Зифа Кадыйрова китапларын беренче булып безгә Гөлия тәкъдим итте, аларны укыр өчен чират торабыз, бер-беребезгә эчтәлекләрен сөйлибез. Бу әбиләр нишләп йөри, дип, аптырамагыз - язучының үзен якыннан күреп сөйләшәсе килде, - ди Роза апа.
Әңгәмәбезгә Гөлсинә апа да кушылды:
- Шушы яшемә җитеп шулай күңелгә тия торган китап укыгыным юк иде әле.
- Бу гыйбрәтле әсәрләрне укып чыкканнан соң бишәр китап алып туганнарыма да бүләк иттем, - дип уртаклашты Олы Кайбычтан Ләлә Хәйруллина.
Борындыктан Әлфия апа: "Дүрт китабын да аерылмыйча укыдым. Дилә образы аеруча тәэсирләндерде. Әллә бу язучы үзе дә бомж булып карадымы икән, дигән уй килде".


Зифа Кадыйрова өчен 73нче булган әлеге очрашуда укучыларның бер генә соравы да җавапсыз калмады. Әңгәмә барышында ул әхлак, гореф-гадәт, дин, тәрбия турындагы кайбер фикеләре белән уртаклашты. Бу хакта күп тапкыр сөйләнсә-язылса да, һәрвакыт актуальлеген югалтмаган сүзләр күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. "Бәхет" төшенчәсе турында кыска, әмма бик оста итеп әйтте ул:
- Кичтән бәхетсез ятып, иртән бәхетле булып уянып булмый. Бәхетле булуның рецепты юк һәм тик торганнан килми дә ул.
Әйе, бәхетнең ачкычы һәркемнең үз кулында шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова Кайбычта әдәбият сөючеләр белән очрашты