Праймериз апрельдә уза
"Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге сәяси Советының чираттагы утырышында 14 сентябрьдә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатуралар билгеләү өчен праймериз үткәрү хакында сүз алып барылды.
Сәяси Совет секретаре Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, кандидатураларны билгеләү аларны соңыннан депутатлыкка тәкъдим итү максатында үткәрелә. Праймериз, ягъни, партия эчендә башлангыч тавыш бирү, апрельгә планлаштырыла һәм анда 150ләп кандидатның рейтингы билгеләнү күздә тотыла. Утырышта "Бердәм Россия"нең Кайбычтагы җирле бүлегеннән партия эчендә алдан тавыш бирүчеләрнең исемнәрен дә игълан иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев