Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Президент открыткасы

Районыбыз авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, барлыгы 816 кеше,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау открыткалары алды.

"Сез- Бөек Җиңү хакына фронтта һәм тылда бөтен көчен куйган батыр кешеләр буыны. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезне кыюлык, чыдамлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге дип саныйбыз. Туган җиребезне яратырга, көчле ихтыярлы булырга, хезмәтне сөяргә сездән өйрәнәбез. Кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Бу бәйрәм көнендә сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим. Үзегезгә карата һәрвакыт игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәргә насыйп булсын! Бөек Җиңү көне белән сезне, кадерле ветераннар!"- диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераннары котлау Президент открыткасы