Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Президентның еллык юлламасы

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

Әлеге чара ТР Дәүләт Советының 31 нче утырышы кысаларында узды. Юлламада республиканың тышкы һәм эчке хәле, социаль-икътисади үсешенә җентекле анализ ясалды, Татарстанны нәтиҗәле үстерү өчен максат һәм бурычлар куелды. Киләчәктә дә эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре итеп мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен модернизацияләү, икътисадның инновацион үсеш юлын дәвам иттерү, авыл җирендә эшмәкәрлекне үстерү һәм башка юнәлешләр билгеләнде. Утырышка барлыгы 667 кеше чакырылган. Алар арасында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, "Гөбенә" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президентның еллык юлламасы