Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Пәрәмәч, өчпочмак...телеңне йотарлык!

Бүген Кайбычта татар халык ашлары көне узды. Икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләре пешергән гөбәдия, пәрәмәч, сумса, кабартмалар телеңне йотарлык иде.

"Кайбыч кооператоры" җәмгыятенең икенче кибетендә оештырылган күргәзмәдә татар халкы гына пешерә торган камыр ризыкларының киң ассортименты урын алган иде.

-- Районның отчет җыелышында үткәрелгән күргәзмәдә безнең продукциягә сорау зур булгач, камыр ризыкларын пешереп, авылларга чыгып сата башладык. Бу күргәзмәне оештыруның да максаты - халык арасында үзебездә җитештерелгән ризыкларга карата кызыксындыру уяту. Киләчәктә камыр ризыкларын ипи белән бергә район үзәгендәге, авыллардагы кибетләргә дә таратачакбыз. Халык соравына карап, ассортиментны тагын да баетырга исәплибез. Икмәк пешерү комбинатына пироглар, гөбәдияләр, өчпочмаклар, кош теле һәм башка камыр ризыкларына заказлар да кабул итә башладык, - диде Кайбыч икмәк пешерү комбинаты технологы Гөлшат Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X