Проект грантка лаек булды
Бу атнаның чәршәмбесендә Казанда волонтерлар оешмаларының социаль инициативаларына грант ярдәме күрсәтү буенча уздырылган "Алга" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
"Регина" кунакханәсендә үткәрелгән әлеге бәйге волонтерларның сентябрьдә узган слетында игълан ителгән. Грант ярдәме күрсәтү бәйгесендә республиканың 15 шәһәр-районыннан утызга якын заявка алынган. Җиңүчеләр арасында кайбычлыларның да булуы шатлыклы вакыйга. Район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлфинур Гомәрова тәкъдим иткән "Изгелек һәм кайгырту" проекты җиңде һәм аны тормышка ашыру өчен 14 мең 109 сумлык грантка, дипломга лаек булды. "Алга" бәйгесенең грант фонды 700 мең сум тәшкил иткән. Чарада "Язның шәфкатьлелек атналыгы"акциясен үткәрүдә активлык күрсәткән Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Кристина Дунаева белән Илсинә Низаметдинова да катнашты һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев