Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Проект җиңү китерде

30 сентябрьдә Казан шәһәрендәге "Пирамида" күңел ачу комплексында "РИТЭК" ААҖ, "ЛУКОЙЛ" нефть кампаниясе тарафыннан игълан ителгән социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.

Татарстанда әле икенче тапкыр гына уздырылучы әлеге бәйге республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов,"ЛУКОЙЛ", "РИТЭК" җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашында үтте. Социаль проектлар бәйгесе "Экология","Туган як", "Мәдәният һәм спорт", "Шәфкатьлелек» номинацияләрен үз эченә алган һәм дүрт йөздән артык проект тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр арасында Кайбычның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә бар. Алар "Шәфкатьлелеккә илтүче юл" проекты белән катнашкан. Проект авторы Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, проектны алар 145 мең сумга бәяләгән, шуның бер өлешен "ЛУКОЙЛ" каплаячак. Бүләкләү тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова, социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова һәм "Өмет"үзәге хезмәт­кәре Светлана Нуруллина барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X