Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Профсоюзлар митингка чакыра

23 апрельдә Россия бәйсез профсоюзлар Федерациясе рәисе Михаил Шмаков Россия төбәкләренең профсоюз лидерлары белән селектор киңәшмәсе үткәрде.

Анда сүз 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме көнне Россиянең барлык шәһәрләрендә дә митинглар, демонстрацияләр үткәрү хакында барды. Михаил Шмаков әйтүенчә, бу көнне демонстрацияләр, митинглар "Даешь строительство справидливости" дигән лозунг астында барырга тиеш. Демон­страцияләр, митинглар үткәрү өчен Россия Хөкүмәтеннән рөхсәт алынган, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе профсоюзлар тәкъдим иткән лозунгларны хуплаган, шулай ук үзләренең лозунгларын тәкъдим иткәннәр.

Селектор киңәшмәсендә катнашкан Россия төбәкләренең, шәһәрләренең профсоюз җитәкчеләре үзләрендә 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә әзерлек барышы турында чыгыш ясады. Соңыннан киңәшмәне Татарстан Республикасы Профсоюзлар берлеге рәисе Татьяна Водопьянова дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия бәйсез профсоюзлар Федерациясе