Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район башлыгына рәхмәт белдерелде

Татарстан Республикасының Бадминтон федерациясенең күзәтчелек Советы рәисе Алексей Демидов Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә Рәхмәт хаты җибәрде. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Сезнең район спортчыларының Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы кубогына үткәрелгән ярышта катнашулары өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Кайбыч спортчылары кыска гына вакыт эчендә көчле команда туплап, уенның югары дәрәҗәсенә чыга алдылар. Спортчыларыгызның алга таба да ярышларда актив катнашулары нәтиҗәсендә Кайбыч районының иң көчлеләр сафында булачагына һәм агымдагы елның ноябрендә Казанда узачак Татарстан Республикасы чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячакларына тирән ышанам". Бадминтон буенча ярыш Яшел Үзәндә 10 июльдә узган иде. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михаилов Федорвское урта мәктәбе укучыларын әзерләп алып барды. Яшь бадминтончылар Марсель Зарипов, Вадим Моисеев, Екатерина Улитина, Полина Григорьевага киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бадминтон ярышлары