Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район үзәгендә ачылган “Кайбыч” шугалагын иң беренче булып Олы Кайбыч һәм Федоровское хоккей командалары сынады

Олы Кайбыч авылында урнашкан ярымябык боз сарае ачылу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

- Бүген Кайбыч тарихында олы вакыйга - беренче зур спорт корылмасын файдалануга тапшырабыз, - диде үз чыгышында Альберт Рәхмәтуллин. - Спортны үстерү өстендә тырышып эшлибез, хәзер исә хоккей яратучылар өчен дә тиешле шартлар тудырдык, дип ышанып әйтә алабыз. Безнең хоккейчылар Иделаръягы районнары арасында һәм республика бәйгеләрендә җиңү яулавыгыз белән горурланабыз. Шундый зур корылманы сафка бастыруыбызга без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Министрлар кабинеты һәм республиканың Дәүләт Советына рәхмәтлебез.


- Сезнең өчен генә түгел, безгә дә зур бәйрәм бүген. Район сессиясендә катнашырга дип килүем боз сараен ачу тантанасын күрергә мөмкинлек бирде. Бәйрәм символик мәгънәгә дә ия - ул Сочида узучы кышкы Олимпиада көннәренә туры килде. Спорт корылмасы буш тормас, балаларның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам. Төзелешкә 17 миллион сумнан артык бүлеп бирелгән иде, Кайбыч халкына зур бүләк бу, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге исеменнәнсертификат та бүләк итте. Төзелеш фирмасы җитәкчесе Рашат Хөсәенов символик ачкычны "Кайбыч" боз сарае директоры Реваль Галәвовка тапшырды.

Тантанадан соң бозга беренче булып Олы Кайбыч һәм Федоровское хоккей командалары чыкты.
Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин, Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә булып, табиблар һәм авырулар белән аралашты, ә аннары район Советы сессиясенә юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район үзәгендә ачылган “Кайбыч” шугалагын иң беренче булып Олы Кайбыч һәм Федоровское хоккей команда...