Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Республика бәйгесе Кайбыч районына берьюлы ике җиңү китерде

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан унынчы елын уздырылучы "Закон территориясе" республика конкурсы безнең районга берьюлы ике җиңү китерде. "Муниципаль район һәм шәһәр территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдәге өлеше өчен" номинациясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өченче урынны яулады. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов авыл җирлекләре арасында иминлекне булдырудагы эшчәнлеге өчен...

Җиңүчеләрне котлауда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. Алексей Песошин, җиңүчеләрне котлап, "Закон территориясе" конкурсы узган елларда үзенең актуаль булуын күрсәтте, ул популярлаша бара, анда катнашучыларның саны арта, дип билгеләде. "Закон территориясе" конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Аның инициаторы - министрлык үзе. Конкурсның максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гражданнарны стимуллаштыру.
Ун ел дәвамында конкурс Россиядә бердәнбер булып кала бирә. Гадәттәгечә ул 2 этапта 7 номинация буенча уздырыла. 2017 елда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән конкурста катнашучыларның саны 187 булган, шулардан 35е иң яхшы дип танылган. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны жюри күп критерийлар буенча сайлап алган. Бу хакта "Рәсми Татарстан" сайты да хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев