Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Республика елкасына Кайбычтан уналты укучы барачак

Быел Татарстанның бөтен районнарыннан да килгән балалар катнашындагы республика елкасы 21 декабрьдә Казанда уза.

Әлеге тантанада Кайбычтан уналты бала катнашачак. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, алар арасында уку алдынгылары, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, чит гаиләгә тәрбиягә алынучылар да бар. Аларны "Татнефть-арена" боз сараенда "Нәрсә ул Яңа ел яки бер кар бөртегенең тарихы" дигән зур шоу-тамаша көтә. Анда хореографик һәм вокаль ансамбльләр, фигуралы шуучылар катнаша. Бик популяр группа да чыгыш ясаячак, әмма исемен әлегә сер итеп тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика елкасына Кайбычтан уналты укучы барачак