Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Республика көнендә үткәрелгән көрәштә Кайбычның иң көчле ир-егетләре ачыкланды

Республика көне уңаеннан үткәрелгән кичке Сабан туенда төрле спорт ярышлары белән беррәттән милли көрәш буенча да бәйге үтте.

Келәмдә 35, 50 килограммга һәм 50 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгындагы яшь көрәшчеләр үзара бил алышты. 35 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәме авылы егетләренә тиңнәр булмады. Беренче-икенче урыннарны Иван Токсаров һәм Владимир Козин яулады. Кошманнан Айназ Саттаров- өченче урында.

50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кошманнан Айдар Камалиев иң көчлесе булды. Икенче-өченче урыннарда- Кече Кайбычтан Ранил Абдуллин, Кече Мәмедән Алексей Владимиров.

Үлчәү авырлыгы арткан саен, келәмдә көрәш кыза барды. 50 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Кече Кайбычтан абыйлы-энеле Ильмир һәм Зилмир Гашыйгуллиннар мәйдан тотты. Беренче-икенче урыннарны да алар яулады. Өченче урын Кече Мәмедән Николай Козинга бирелде. Келәмдә хөкемдар Булат Шакиров һәр парның бил алышуына гадел бәя биреп барды. Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга бүләкләрне район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды.

Мәйданда шулай ук спортның кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тартышу кебек төрләре буенча да ярышлар үтте. Бу төрләр буенча да җиңүчеләр үз бүләкләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика көнендә үткәрелгән көрәштә Кайбычның иң көчле ирегетләре ачыкланды