Ришвәтчелек – яман чир кебек
Мөрәле төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Без коррупциягә каршы!" дигән шигарь астында атналык булып узган.
Атналык дәвамында һәр сыйныфта да класс сәгатьләре үткәрелгән, инша, шигырь конкурсында балалар бик теләп катнашкан. Укытучылары белән берлектә алар ришвәтчелек темасына интернет челтәреннән материаллар туплап, китаплардан файдаланып, плакатлар ясаган. Аларда укучылар "Илебезне коррупция чиреннән бергәләшеп дәвалыйк!" дип, барлык яшьтәшләренә дә мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев