Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Рәмис Хәялиев Ульянково мәктәбенә бензокосилка бүләк итте

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе Татарстан халкын, шул исәптән кайбычлыларны, бер дә битараф калдырмады. Президентыбыз тарафыннан игълан ителгән акциягә кушылучылар турында без газета укучыларыбызны даими таныштырып киләбез.

Әле шушы көннәрдә генә Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Ульянково урта гомумбелем бирү мәктәбенә бензокосилка бүләк итте. Ул әлеге мәктәптә дүртенче класстан унынчы класска кадәр белем алган һәм аны 1979 елда тәмамлаган. "Биредә хәзерге вакытта тулы куәтенә ремонт эшләре алып барыла. Моңа, әлбәттә, чын күңелемнән шатланам. Ни өчен нәкъ шушы бүләкне сайладыммы? Мәктәп эчтән матурлана, тирә-юне дә ямьле булсын, дидем. Бу чалгы ярдәмендә мәктәп территориясен тиешле тәртиптә тотарлар, чүп үләннәре үсмәс, дип ышанам. Үзем район административ комиссиясе әгъзасы буларак, барлык авыл җирлекләрендә дә чисталык булдыру өчен тырышам, экологиягә кагылышлы мәсьәләләргә берничек тә битараф кала алмыйм",- диде Рәмис Рафисович. Татарстанда быел игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохтны саклау елында бу аеруча мөһим төсмер ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәмис Хәялиев Ульянково мәктәбенә бензокосилка бүләк итте “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе