Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Рябинушка” фольклор ансамбле “Каравон” бәйрәмендә катнашачак

Ульянково авылындагы "Рябинушка" фольклор ансамбле бу атнаның якшәмбесендә Лаеш районында узучы "Каравон" бәйрәмендә катнаша.

Лаеш районының Рус Никольское авылында "Никола вешний" көнен билгеләп үтү бәйрәме буларак барлыкка килгән "Каравон" хәзер рус фольклоры бәйрәменә әйләнде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелалар, халык осталары кул эшләрен тәкъдим итә, җыр-биюләр тынып тормый. Татарның Сабантуе, керәшеннәрнең Питрауы, русларның "Каравон" бәйрәмендә уртаклыклар күп. Өчесе дә ерак гасырларга барып тоташучы, халыкның гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм. "Каравон" күпмилләтле Татарстан халкының рухи тормышында зур урын алып тора, яшьләрне дуслык, үзара аңлашу һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүнең әхлакый-эстетик нигезен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Рябинушка” фольклор ансамбле “Каравон” бәйрәмендә катнашачак