Сабантуй җитә, Сабантуй!
Халкыбызның йөзек кашы булган милли бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туена да санаулы көннәр калып бара.
Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урынбасарлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлекләр начальниклары катнашында Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында Сабан туена әзерлек эшләренә бәйле киңәшмә үткәрде. Биредә ул хезмәт алдынгыларын бүләкләү, спорт ярышлары, халык уеннары, ат чабышы үткәрү, концерт программасы өчен җаваплы кешеләр билгеләде. Район башлыгы әйтүенчә, быелгы Сабан туе югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш. Яшьтән үк үзе ат чабышында катнашып үскәнгә, Альберт Илгизәрович әлеге бәйгегә аеруча җитди карауны таләп итә. Аның сүзләренә караганда, ат чабышының приз фонды быел шактый саллы - йөз мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев