Сагынып көттек ел буе
Бүген барыбыз да Яңа ел алды мәшәкатьләре белән яши. Бәйрәм якынлашу белән һәр йортта диярлек чыршы бизәлә.
Кемдер яшел чыршы сатып ала, кайсылары ясалма чыршы бизи. Бәйрәм якынлашкан саен Урман хуҗалыгы министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә "Чыршы" операциясен үткәрә. 20 декабрьдән башлап ел ахырына кадәр уздырылучы әлеге операция барышында ылыслы агачларны законсыз кисүчеләр, республикадан читкә алып чыгып китәргә теләүчеләр юлы бикләнә. Метры 100 сум булган агачны бушлай кисеп алырга хыялланган кешеләр урман хуҗалыгына шактый зыян сала. Билгеле, андыйларга закон да катгый. Штраф күләме елдан-ел арта бара. Урманда үскән бер генә агачны да үз белдеклегең белән кисәргә ярамый. Халыкны урман гүзәле - чыршы белән Кайбыч урманчылыгы тәэмин итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев