Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сак булыгыз – кырыгалдарлар!

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында билгеләп узганча, соңгы араларда гомумҗинаятьчел юнәлештәге мошенниклык белән көрәш аеруча актуальләшеп китте.

Кырыгалдарлар төрле юллар белән гражданнарның акчалары һәм байлыкларына ия була. Караклар халыкның ышанычына тиз керә. Алар гадәттә бозымны чыгарырга вәгъдә итә, кыйммәтле отыш өчен комиссия җыемы таләп иткән смс җибәрә, "Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән мәсьәләләрне хәл итү" өчен якыннары исеменнән акча күчерүне үтенә, матди ярдәм кирәк булган ерак туганнары итеп таныштыра, югары бәядән сыйфатсыз товар тарата, социаль, медицина, полиция хезмәткәре булып эш итә. Алардан соң өйдән акча һәм кыйммәтле әйберләр югала. Мошенниклыкның мөмкин булган ысуллары турында халыкка киң мәгълүмат бирү, җинаятьнең әлеге төрен профилактикалау максатында ТР Эчке эшләр министрлыгы 2012 елның 10 сентябреннән "Сак булыгыз, мошенник!" дигән акция игълан итте. Полиция хезмәт­кәрләре мошенниклар тарафыннан еш алданучы кешеләрнең (пенсионерлар, инвалидлар, ялгызлар) өйләрендә булачак, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклану чаралары турында аңлату әңгәмәләре үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сак булыгыз

2
X