Съезд делегаты
Казанда"Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XIX конференциясе узды.
Партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, партия активистлары катнашында узган утырышта "Бердәм Россия" партиясенең 26 майда Мәскәүдә узачак XIII съездына 27 делегат сайланды. Алар арасында партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев