“Шатлык көне” күңелле үтте
19 май - Пионериянең туган көне буларак билгеләп үтелә иде. Соңгы елларда бу бәйрәмне "Шатлык көне" буларак үткәрү матур традициягә әйләнде.
Олы Кайбыч урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары быел бу бәйрәмне Олы Кайбыч авылының ямьле Бәрле елгасы буенда урнашкан Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында үткәрде. Бүген балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә төрле уеннар уйнап күңел ачты, җырлар башкарды, үзләре алып килгән тәм-томнар белән бергәләп сыйландылар. "Шатлык көне" уңаеннан традицион чаралар районның барлык мәктәпләрендә дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев