Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шимбә көнне кайбычлыларны зиратта зур эш көтә

Олы Кайбыч авылы зиратында, халык тәкъдимен исәпкә алып, карт агачларны кисү буенча зур эш башкарылды. Монда махсус бригада меңгә якын агач кисте. Әмма эш аның белән генә төгәлләнми әле.

Зиратны вак куаклар баскан, чытырманлыкка әйләнгән урыннар да бар. Шуңа да бу атнаның шимбәсендә куакларны кисү буенча өмә үткәрелә. Район мөхтәсибәте, Олы Кайбыч авыл җирлеге тәкъдиме белән игълан ителгән өмәгә барыгызны да актив катнашырга чакырабыз. Өмә иртәнге сәгать сигездә башлана. Үзегез белән бергә балта, пычкы, бензин белән эшләүче пычкы, куакларны яндыру өчен шина кисәкләрен алып килүегез сорала. Өмәгә авыл халкын, пенсия яшендәгеләрне, оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләрне, теләге булган барлык ир-егетләр чакырыла. Зиратлар - мәңгелек йортыбыз, анда безнең әллә ничә буын туганнарыбыз җирләнгән. Аларның рухы шат булсын өчен аны тәртиптә тоту без, исәннәрнең, төп бурычы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шимбә көнне кайбычлыларны зиратта зур эш көтә