Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шыгырданда икенче Бөтенроссия ат чабышларында Кайбыч аты уңышлы чыгыш ясады

Узган атнаның якшәмбесендә Чувашстан Республикасының Батыр районындагы Шыгырдан авылында икенче Бөтенроссия ат чабышлары узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Чувашстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ульяновск шәһәренең "Сембер" хәйрия фонды оештырды.

Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Самара, Ульяновск һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иң шәп юртаклар арасында Кайбычтан "Зефири" кушаматлы ат та бар иде. Ул ат Казан шәһәрендә яшәүче Олы Кайбыч егете Рамил Закировныкы. Җайдак Рамил Сибгатуллин Кайбыч данын яклап уңышлы гына чыгыш ясады. Туган ягыбызны матур эшләре белән данлаучы Рамил Закировның "Гандбол" кушаматлы аты 2 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында "Меңъеллык Казан" призына узган ат ярышында катнашкан. Чиста гарәп токымлы дүрт яшьлек бу ат, ике чакрым дүрт йөз метр арада чабып, беренче урынны яулаган! Шыгырдандагы ат чабышларында милли көрәш тә уздырылды. 55 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Олы Кайбычтан Марсель Сәй­фуллин бил алышты. Ул кыйммәтле бүләккә лаек булды. Икенче елга Бөтенроссия ат чабышлары Пермь өлкәсенең Барда районында узар, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шыгырданда икенче Бөтенроссия ат чабышларында Кайбыч аты уңышлы чыгыш ясады