Сәламәтлек – иң кадерлесе
1 октябрьдә район үзәк сырхауханәсендә муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, 2 нче Республика клиника сырхауханәсе табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент, РФнең, ТРның атказанган врачы Рәшит Абашев хезмәт коллективы белән очрашты.
Әлеге очрашуда сүз халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту, заманча технологияләрдән файдалану хакында барды. Чыгышлардан күренгәнчә, соңгы елларда сәламәтлек саклау системасына игътибар аеруча арта. Бу Кайбычта да ачык күренә.Үзәк сырхауханәдә, фельшер-акушерлык пунктларында ремонт эшләре алып барыла, алар заманча җиһазландырыла. Әлбәттә, боларның барысы да дәвалауның сыйфатына уңай йогынты ясарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев