Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сочидан кайттылар

Сочига җәмәгатьчелек тәртибен сакларга киткән Татарстанның полиция хезмәткәрләре 22 мартта Казанга әйләнеп кайтты.

Республикабызның төрле районнарында эшләүче 145 полиция хезмәткәре 2011-2012 елларда Сочида кыш-яз айларында узучы тест ярышларына әзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгатьчелек тәртибен саклауда ярдәм итте. Татарстан полицейскийлары Россиянең башка төбәкләреннән килгән полиция хезмәткәрләрен дә берләштергән махсус отрядта ике ай хезмәт итте. Алар арасында "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору бүлегенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Марат Шаһивәлиев һәм "Кайбыч" бүлекчәсе начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Салават Халиков та бар иде. Ә оператив дежур, полиция майоры Виктор Коннов 6 февральдә Чечняга китте, ул анда августка кадәр хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция хезмәткәрләре