Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Соңгы кыңгырау чыңлады

Райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе булган Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме тантаналы шартларда узды. Бүген биредә канат ныгыткан 48 чыгарылыш класс укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады.

Иңнәренә ак алъякыч бәйләгән, өсләренә матур костюмнар кигән чыгарылышларның дулкынлануы йөзләренә чыккан. Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин аларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында белем алуларын, калган укучыларга күңелле җәйге каникуллар теләде. Илмас Илдарович уку елында актив булган укучыларга, югары уңышларга ирешкән укытучыларга мәктәпнең Мактау кәгазьләрен тапшырды."Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләре җитәкчелеге чыгарылышларга акчалата бүләкләр бирде. Кайбыч муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, укучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантанага килгән ветеран-укытучылар, ата-аналар да укучыларга изге теләкләрен җиткерде. Унберенче класс укучылары укучылары үз чыгышлары белем биргән укытучыларына тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Соңгы кыңгырау