Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Социаль хезмәт атналыгы

Дөньяның социаль хезмәткәрләр милли ассоциацияләре тәкъдиме белән 2012 елның 20 мартында беренче тапкыр Бөтендөнья социаль хезмәт көне билгеләп үтелә.

"Социаль педагоглар һәм социаль хез­мәткәрләр берлеге" гомумроссия җә­мә­гать оешмасы мөрәҗәгате нигезендә Татарстан республикасы Хезмәт, мәш­гульлек һәм социаль яклау министрлыгы агымдагы елның 20 мартыннан 26 мартына кадәр Бөтендөнья социаль хезмәт көненә багышланган чаралар атналыгы үткәрелүен хәбәр итә.

Россиядә социаль хезмәт көне 8 июнь­дә билгеләп үтелә. Бу көннең вакытлар узу белән мөһимрәк була баруы белән горурланабыз. Әмма мондый бәйрәм­нәр дөньяның башка бер генә илендә дә билгеләп үтелми диярлек. Нәкъ менә шуңа күрә 20 март бәйрәм дип кабул ителде дә инде. Бу көнне, тән төсе, ди­не төрле булган, җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче, әмма бер - социаль өлкәдә эшләүче, уртак принципларга һәм кыйммәтләргә хезмәт итүче, үзләренең җан җылысын, тырышлыгын, белемен, һөнәри осталыгын авыр тормыш хәлендә калучыларга бирүче, дөньяның барлык социаль хезмәткәрләре берьюлы үзләренең һөнәри бәйрәм көнен билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Социаль педагоглар һәм социаль хез­мәткәрләр берлеге” гомумроссия җә­мә­гать оешмасы

2
X