Социаль ярдәм чаралары
27 мартта ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг булды.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин әйтеп узганча, республикада 1 миллион 340 мең кеше социаль яклау хезмәтеннән файдалана. Социаль яклау системасының еллык чыгымнары 11 миллиард сум тәшкил итә. Чернобыль АЭСында булган һәлакәт нәтиҗәсендә, шулай ук Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынаулардан нурланыш алган гражданнарга, "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында"гы 306 нчы законга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә, 2012 елның 1 гыйнварыннан ике нигездә ай саен акчалата ярдәм күрсәтелә. Республикада ташламалардан файдаланучылар өчен федераль бюджеттан түләнә торган акчалардан тыш, республика ай саен хезмәт ветераннарына, ТР бүләкләре белән бүләкләнгән кешеләргә 342шәр сум, тыл хезмәтчәннәренә, реабилитацияләнгән затларга - 510 сум, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә 427 сум акча түли. Бу акчаларны билгеләү һәм түләү эшләре Республиканың медицина профилактикалау үзәге аша башкарыла. Банк белешмәләреннән күренгәнчә, техноген һәлакәтләрдә зыян күргән һәм шул ук вакытта республикада ташламаларга хокуклы булган гражданнар саны 474 кешегә җыела.
Брифингның икенче өлешендә сүз Татарстан муниципаль территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча игълан ителгән традицион ике айлык хакында барды. Артем Сидоров әйтүенчә, быел санитар ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Брифингта катнашучылар үз ведомстволарының ике айлык барышында эш планнары белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев