Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Спорт фестивалендә

5-9 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда республика күләмендә инвалидларның XX спорт фестивале үтте.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделә­хәтов, Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең программалар үсеше координаторы Таһир Сабиров һәм башкалар катнашты.

Фестивальдә катнашырга барлыгы 29 җыелма команда килгән иде. Соңгы елларда районыбыз спортчыларының мондый төр ярышларда катнашканы юк иде. Быел яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендә биш кешене берләштергән кайбычлылар командасы да фестивальгә барды. Алар кул көрәштерү, өстәл теннисы, шашка, дартсу, туркикта тартылу һәм башка спорт төрләрендә осталыкларын күрсәтте. Призлы урыннарга чыкмасалар да, аннан күтәренке күңел белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидларның XX спорт фестивале