Сыра да – исерткеч эчемлек
Узган атнада муниципаль район Советының актлар залында алкоголь продукциясен ваклап сату белән шөгыльләнүче оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органы начальнигы Марина Тихонова белән очрашты.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин чыгышыннан күренгәнчә, узган биш айда продукция куллану 107 процент тәшкил иткән. 1 июльдән сыра һәм аның нигезендә ясалган башка эчемлекләр исерткеч эчемлек булып санала һәм аларны кичке сәгать уннан соң сату тыела. Градусы биштән артмаган күбекле эчемлекләр генә бу категориягә керми. Градусы түбән булган эчемлекләргә кагылышлы тыюлар беренче гыйнвардан үз көченә керәчәк. Шәхси эшмәкәрләр салымнар турында декларация тапшыру, алкоголь продукциясен сату тәртибе турындагы сораулар белән дә мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев