Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тагын фаҗига

Июльдә районда бәла-казалар еш булды. Менә тагын газета укучыларыбызга 27 июльгә каршы төндә Иске Тәрбит авылы янында булган юл фаҗигасе турында хәбәр итәргә мәҗбүрбез.

Төнге икенче яртыда ВАЗ 211440 автомобиле йөртүчесе, юл куркынычсызлыгын тәэмин итмәслек тизлектә хәрәкәт итү сәбәпле, юлдан төшеп капланган. Корбаннар да бар: җиңел машинаның пассажиры - 1994 елгы Мәлки кызы һәлак булган.

Россия эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, тизлекне арттырмаска, пассажирларны утыртып йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Балигъ булмаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары аларны тәүлек буе контрольдә тотарга тиеш. Кагыйдәләрне үтәү - иминлекнең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X