Талантлар гаиләсе
Республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче балалар бүген Казандагы "Уникс" спорт комплексында Халыкара балалар көне уңаеннан үткәрелүче бәйрәм тантанасына җыела.
"Талантлар гаиләсе" дип исемләнгән әлеге бәйрәм тантанасында "Йолдызлык" фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашында гала-концерт уза. Бу тантанага Кайбыч районыннан да балалар чакырылган. Татарстанда җыр-моңга гашыйк сәләтле балалар күп булуын әлеге фестиваль ачык күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев