«Тамчы-шоу» җиңүчеләре
"Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесе аша алып барылучы "Тамчы-шоу" мәктәп укучыларының яраткан тапшыруына әйләнде.
Әлеге интеллектуальләр уенында безнең район укучылары да даими катнашып килә һәм җиңү арты җиңү яулый. Узган атнада анда Кошман һәм Чүти мәктәпләре укучыларын чакырдылар. Кошман мәктәбенең "Хыялыйлар" командасы Биектау районы мәктәбе, Чүти мәктәбенең "Ак җилкәннәр" командасы Апас районының Бакырчы мәктәбе командалары белән тапкырлыкта көч сынашты. "Тамчы-шоу" уенында безнең районның ике мәктәбе дә җиңү яулап кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев