Тарихчы-эзтабар Әхәт САДРИЕВ тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында барысы да булды: беренче югалтулар, чигенүләр, әсирлеккә эләгү, максатлы хәрби операцияләр, кайгы-хәсрәт, җиңелү ачысы, беренче җиңү шатлыклары, сугышчыларның каһарманлыгы - болар барысы да халык хәтерендә.
Сугыш башлану уңае белән илебез хәрби лагерьга әйләнде. Республика тормышы сугыш җаена корыла. Дүрт ел эчендә "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дигән лозунг илебез халкының тормыш мәгънәсенә әйләнде. Завод-фабрикалар хәрби продукция җитештерүгә күчте.
Корал җитештерүдән башка республикабызда сугыш кирәк-яраклары өчен җиңел промышленность товарларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Сугышчыларга шинель, күн итек, очучыларга унты, мехтан тегелгән курткалар, чаңгы, шулай ук продукция һәм башка кирәк-ярак озатыла.
Әйтик, Казандагы "Спартак" фабрикасы сугышчыларга аяк киеме җитештерә башлый. Сугышка кадәр ул тәүлегенә 2000 пар аяк киеме чыгарса, сугыш башлангач бу сан 7000гә җитә. 1941 елда гына ул бер миллион сугышчыны аяк киеме белән тәэмин итә. Ә 1941-1945 елларда җиңел промышленность сугышчыларга бер миллионга якын шинель, бер миллион 500 мең плащ-палатка тегеп тапшыра. Татарстанлылар һәркөнне өс киеме белән бер полкны һәм аяк киеме белән бер дивизияне киендерделәр. Республикабызда, шул исәптән Яшел Үзәндә, Зөя каласында тегелгән кием-салым өч миллионлы армияне тулысынча тәэмин иткән.
Татарстанга Мәскәүдән эвакуацияләнгән "Дукат" тәмәке фабрикасы, Мәскәүнең "Большевик" кондитер фабрикасы, Выборгның тәмәке, Орел пыяла заводы, Бицев киез итек фабрикасы, Мәскәү сәгать заводы, Киев трикотаж фабрикасы, Гомель шәһәренең "Труд" аяк киеме фабрикасы, республикабызга эвакуацияләнгән 22нче, 16нчы, 387нче, 230нчы, 379нчы, 349нчы хәрби завод эшчеләре тәүлегенә 12 шәр сәгать эшлиләр. Хәтта 18-20 сәгать эшләгән көннәре дә була. Тылда "Үзең һәм сугышка киткән иптәшең өчен эшләргә" дигән патриотик хәрәкәт киң җәелдерелә. Бу хәрәкәт Казанда, Васильевода, Кукмара, Чистай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш һәм башка шәһәр-районнарда киң җәелдерелә.
Казанның дүртенче мех фабрикасы эшчеләре җиткерелгән планны 167-250 процентка үтиләр. Республикабызда 1941 елның июль-октябрь айларында гына да планны ике мәртәбә арттырып үтәүчеләр саны 600дән 2400 кешегә җиткән. Мәскәү тирәсендәге сугышта дошманны беренче җиңүләр белән рухланып, планны 350 процентка, хәтта 1000 процентка үтәүчеләр дә булган. Бу патриотик хәрәкәт Татарстанда киң җәелдерелә.
Тылда халык ачтан интегә, калада һәм салада эш вакытында аңын югалтучылар да була. 1941 елның беренче сентябреннән халыкны азык-төлек белән тәэмин итү буенча карточка системасы кертелә. Казанда гына да аннан 517037 кеше файдалана. Хәрби завод-фабрика эшчеләренә, инженер-техник хезмәткәрләренә 800 грамм, транспорт, элемтә һәм башка заводларда эшләүчеләргә - 600, хезмәткәрләргә - 500, иждивенецларга, 12 яшькәчә кадәрге балаларга 400 грамм икмәк бирелгән.
Татарстанда җиңел промышленность предприятиеләре сугыш чорында өч миллион комплект эчке күлмәк, очучылар өчен ике миллион комплект кием-салым, сугышчыларга дүрт миллион пар киез итек, барлыгы 600 исемдәге кием-салым, азык-төлек, корал озатып торды. Дүрт ел эчендә армия Казаннан 21000нән артык очкыч алды. Бу - илдә җитештерелгән һәр алты очкычның берсе дигән сүз иде.
Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводы сугышка 162 катер-баржа, Серго һәм Горький исемендәге заводлар 70 миллионга якын снаряд озаттылар. Бу сан илдә җитештерелгән барлык снарядларның 10 процентын тәшкил итте. Атаклы "катюшалар" өчен Татарстанның дары заводы фронтка бер миллион данә заряд озатты. Республикабыз фронтка снарядлар, шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, төрле типтагы суднолар, бронекатерлар һәм бронепоездлар, элемтә средстволары һәм башкалар озатты. Авыл хуҗалыгы фронтка 131 миллион пот икмәк, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт озатты. Һәр хуҗалык сугышчыларга бишәр килограмм кипкән бәрәңге әзерләп тапшырды.
Нәтиҗәдә тыл-фронт бердәмлеге Бөек Җиңүне тәэмин итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев