Тарихи-мәдәни мирас елы
Тукай елыннан соң быелгы ел Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 гыйнварда "2012 елны Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турында"гы Указга кул куйды. Ул җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү, мәдәни мирас объектларын яңадан торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыру максатын күздә тота. Указда Тарихи-мәдәни мирас елын уздыру буенча бер ай эчендә төп чаралар планын эшләү һәм раслау, моңа шәһәр-районнарга, иҗтимагый берләшмәләргә актив кушылу хакында да әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев