Татарстан Республикасында “Экстремизмга – Юк” дигән айлык үткәрелә
Әлеге айлык 3-30 сентябрьдә Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла.
"Экстремизмга - Юк" айлыгы планы Татарстан Президенты карары белән расланган. Айлык барышында республка шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, "Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары, профилактика" дигән муниципаль тыңлаулар, мәктәп укучылары арасында "Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра" дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе, яшьләр белән очрашулар, башка профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев