Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси советы утырышында кайбычлылар да катнашты

"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте 2015 елда узачак муниципаль сайлауларда, Татарстан Президентын сайлауларда актив катнашу һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү бурычын куя. Иҗтимагый хәрәкәтнең "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган сәяси Советы утырышында сүз шул хакта барды.

Әлеге утырышта Дәүләт Советы спикеры, республика иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау йомгакларына тукталды, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасындагы төп тезисларга тукталды. Бу утырышта республикадагы бүгенге вәзгыять хакында сүз алып барылды, киләчәккә бурычлар билгеләнде, иҗтимагый хәрәкәтнең яшьләр бүлеге турындагы нигезләмә расланды. Болар хакында безгә "Татарстан - Яңа гасыр"ның Кайбычтагы бүлеге Советы рәисе Александр Акрымов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси советы утырышында кайбычлылар да катнашты