Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы территориаль бүлегенә яңа рәис сайладылар

"Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы территориаль бүлеге конференциясендә яңа рәис сайладылар.

Хәзер әлеге иҗтимагый хәрәкәт белән Мәлкидән Александр Акрымов җитәкчелек итәчәк. Конференциядә территориаль бүлек Советының яңа әгъзалары да сай­ланды. Анда шулай ук 14 сентябрьдә узачак сайлауларга Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатуралар билгеләүдә праймеризда катнашучылар исемлеге расланды. "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең 18 мартта Казанда узачак конференциясендә Александр Акрымов, авыл кулланучылар җәм­гыя­те рәисе Салават Халиков һәм "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәрчесе Фирәдә Сайранова катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ТатарстанЯңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы территориаль бүлегенә яңа рәис сайл...