Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Татарстан – яңа гасыр» утырышы

Гыйнварның соңгы чәршәмбесендә Казанда "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең бу елдагы беренче утырышы узды.

Татарстан парламенты рәисе, иҗтимагый хәрәкәт рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган бу утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде. Республиканың барлык төбәкләреннән дә килгән иҗтимагый хәрәкәт рәисләре "Татарстан - Яңа гасыр"ның яңа программасы проекты, Уставка үзгәрешләр кертү турында фикер алышты, узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясады, бу елга бурычлар билгеләде, III нче конференцияләрен уздыру вакыты турында да сөйләштеләр. 2014 елдагы төп бурычларының берсе - сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга ныклап әзер­ләнү һәм аны тиешенчә уздыру. Әлеге иҗтимагый хәрәкәт "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясе белән уртак сәясәт алып бара. Бу хакта редакциягә утырышта Кайбычтан катнашкан Александр Акрымов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татарстан – яңа гасыр» утырышы