Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанда, шул исәптән, Кайбычта “Безнең кадерле ветеран” дигән проект старт алды

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге "Безнең кадерле ветеран" дигән социаль-гуманитар проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты- Татарстан шәһәр-районнарындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталарның уңайлылыгын арттыру.

Безнең район үзәк сырхауханәсендә ветераннар өчен бер палата бар. Проект өч этапта: агымдагы елның апрель-маенда, июнь-декабрендә һәм 2015 елның гыйнвар-маенда уза. Шушы вакыт эчендә палаталарга өстәмә җиһазлар, көнкүреш техникасы алу, ветераннарның ялы һәм саф һавада йөрүе өчен сырхауханә тирәсен төзекләндерү, бу эшкә хәйриячеләрне дә җәлеп итү күздә тотыла. Проектка йомгак республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында ясалыр дип көтелә. Бу проект Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Ак Барс Мед" иминиятләштерү кампаниясе, муниципаль районнар белән берлектә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда, шул исәптән, Кайбычта “Безнең кадерле ветеран” дигән проект старт алды