Татарстанның православ җәмәгатьчелеге форумында Кайбыч вәкилләре дә катнашты
13 майда Казанда узган Татарстанның православ җәмәгатьчелеге форумында безнең республикада барлык диннәрнең үсеше өчен дә тигез шартлар тудырылуына, конструктив конфессияара элемтәләрне ныгыту кирәклегенә басым ясалды.
Мәдәният елы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу форумның максаты - традицион рухи кыйммәтләрне барлау, православ мәдәниятне саклау һәм үстерү, православие дине үсешенә этәргеч бирү. Форумда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяков, Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин һәм Кече Подберезьедагы чиркәүдән Алексей атакай катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев