Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Театр яктылыкка илтә

Федоровское урта мәктәбе укучылары 19 сентябрь көнне татар теле укытучылары Рамилә Тимергалиева һәм Налия Хуҗина җитәкчелегендә Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына барды.

Укучылар классик драматург Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивалендә катнашучы Уфа "Нур" татар дәүләт театры тарафыннан куелган "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклен карады. Төрле милләттән булган балалар яшь килен алырга теләгән Юныс хаҗине ничек акылга утыртуларын кызыксынып карадылар. "Мәктәбебез директоры Михаил Серяковка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ул укучыларның рухи яктан үсешенә каршы килми, киресенчә, мөмкинлекләр тудырырга тырыша", - дип хәбәр итте безгә Энҗе Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры