Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Техникага сак караш

30 октябрьдә район агрофирмаларында, хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклыкка куюның торышына үзара тикшерү үткәрелде.

"Ак Барс" агрохолдингы компаниясенең баш белгече Фәнис Хәсәнов җитәкчелегендәге комиссия, машина-трактор паркларында булып, техниканың кышкы саклыкка куелышына бәя бирде. Нәтиҗәдә, 161 әр балл туплаган "Гөбенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләренә беренче урын бирелде. 160 балл белән бәяләнгән "Заволжье" җәмгыяте икенче урынга чыкты. 149 ар балл җыйган Закиров исемендәге, "Яңа юл" хуҗалыклары өченче урынны алды. Техниканы кышкы саклыкка кую эше начар барган "Чекмарев" җәмгыятенә 146 балл бирелде. Район буенча 155 балл тупланды. Комиссия "Алтын кырлар"ның Багай филиалындагы машина-трактор паркында эшчеләр өчен уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Анда реконструкция ясалган. Районда тырмалар ремонтлау төгәлләнгән, хәзер оешкан төстә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау бара. Бу эшне 20 декабрьгә тәмамлау бурычы куелган. Шул ук вакытта хуҗалыкларда чәчүлек орлыкны калибрлау эше дәвам итә, ул 1 декабрьгә төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникасын кышкы саклыкка куюның торышы