Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Әти-әниләр игътибарына

Август - мәктәп укучыларының җәйге каникулының соңгы ае.

Бу чорда балаларны автомобиль транспортына утыртып йөрү очраклары кискен арта. Балалар ял итү урыннарыннан өй­­­­лә­ренә кайта, күнегелгән тирәлектән аерыла, бу үз чиратында куркыныч нәти­җәләргә китерергә мөмкин. Узган елда 23-30 август аралыгында юл-транспорт һәлакәтләрендә алты баланың гомере өзелгән. Яңа фаҗигаләргә юл куймас өчен 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" республика кисәтү чарасының икенче этабы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе комплекслы эш алып бара. Балигъ булмаган пассажирларны махсус утыргычсыз һәм куркынычсызлык каешларыннан башка утыртып йөрү очракларын ачыклау максатында юл-пост хезмәте постларында тикшерүләр һәм рейдлар үткәрү күздә тотыла. Юл хәрә­кә­те кагыйдәләрен бозуны кисәтү, юлларда сак булу күнекмәләрен ныгыту максатында профилактик акция­ләр узачак.

Хөрмәтле әти-әниләр! ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе сездән һәм балаларыгыздан юл хә­рәкәте кагыйдәләрен тө­гәл үтәвегезне сорый. 12 яшькә кадәрле балаларны машинага махсус тотып тору җайланмасыннан башка утыртмагыз. Юлда үзләрен дө­рес тоту кагыйдәләренә өйрәткәндә балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез. Автомобиль юлларында мопед, скутер, квадроцикл, велосипедларда мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә рөхсәт бирмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп укучыларының җәйге каникулы “Игътибар – балалар!”

2
X