ТР Президентының быел татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен уздыру турындагы Указы дөнья күрде
Авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабантуйлар 10-12 июнь көннәрендә узачак.
ТР Президентының быел татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы Указы дөнья күрде. Документ 2012 елда Сабан туе бәйрәмнәрен оешкан төстә уздыру максатыннан имзаланган.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, халык теләкләрен, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабантуйлары 10-12 июнь көннәрендә узачак.
Чаллыда милли бәйрәмебез 16 июньдә, Татарстан башкаласы Казанда - 23 июньдә үткәреләчәк.
Указда җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие-оешмаларга чараларны оештыру һәм үткәрүдә булышлык күрсәтергә, актив катнашырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев