Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тукай белән атлыйбыз киләчәккә

Район үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай белән атлыйм киләчәккә" дигән кичә узды.

Анда районыбыз авылларында яшәүче шигырь сөючеләр, үзләре дә каләм тибрәтүчеләр чакырылган иде. Бәйрәм кичәсен алып барган методист Миләүшә Сәлахетдинова Тукай иҗаты белән таныштырды. Видеоязмада артист Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Габдулла Тукайның "Туган авыл", "Туган җирем", "Пар ат" шигырьләре яңгырады. Борындыктан Әлфия Гыймадиева, Талия Хәлиуллина, Мөрәледән Асия Гыйбадуллина, Бәрлебашыннан Чулпан Абдрахманова үзләре язган шигырьләрне укыды. Мөрәледән 7 класс укучысы Алия Садриева, биш яшьлек Миләүшә Гобәева Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Кичәдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тукай белән атлыйм киләчәккә”